Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгатьләр саны кимеде

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

2017 елның 9 октябреннән башлап 15нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7814 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1238 чакыру керде.

Чакыруларның иң зур саны – 6038– төрле авыруларга, шул санда 161 инсультка һәм 40 инфарктка туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1046 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 71 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 67 кеше зыян күрде. 37 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә һәлак булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 95 тапкыр чыктылар

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 157гә кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).  

Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 18гә, янгыннар буенча – 7гә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча –  25кә, көчле миокард  инфарктлары буенча – 13кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 32гә  кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 42гә кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International