КДМУ студентларына медицинада киләчәкнең һөнәрләре турында сөйләделәр һәм «21 гасыр сырхауханәсен» күрсәттеләр

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә Казан дәүләт медицина университы студентлары килеп киттеләр. КДМУ сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Лилия Якупова булачак медикларга медицинада киләчәкнең һөнәрләре турында сөйләде. Сырхауханәнең баш табибы Айрат Зиатдинов һәм директоры Илдар Закиров таныштыру экскурсиясен уздырдылар – биологик материал өчен алу лабораторияләрне, нур диагностикасы бүлеген, составына бассейн, ЛФК һәм механотерапия заллары кергән медицина реабилитация бүлеген, хатан-кызлар консультациясен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International