БРКХдә балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 1 июне, җомга

Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара балалар көнен киң колач белән билгеләп үттеләр.

Бөтен көн дәвамында бүлекләрдә балалар өчен күңел ачу программалары, конкурслар үткәрелде, кечкенә пациентларга бүләкләр тапшырылды: курчактан  һәм өстәл уеннарыннан башлап яңа модалы квадракоптерларга кадәр.

Конференц-залында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды. Балаларны бәйрәм белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев котладылар.

Күркәм һәм якты бәйрәм кысаларында клиниканың кунаклары рәсем конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм БРКХ территориясендә аллеяне утырту белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International