Түбән Камада Медицина хезмәткәре көнен тантаналы шартларда бәйрәм иттеләр. «Соңгы өч елда без сезнең белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының лидерлык позицияләрендә торабыз. Командада эшләвегез өчен сезнең алда баш иям», – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТКМР Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова. Чарада Сәламәтлек саклау министрлыгының, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгеләре һәм «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелде.