Ашыгыч РКХ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең хезмәткәре санитар автомобилен иң яхшы йөртүче дип танылды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

РКХ  Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең машина йөртүчесе Сергей Краснов ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтәр  медицинасы хезмәтләренең һөнәри осталыгы буенча «Гадәттән тыш хәлләрдә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме» IX край ярышларында җинүче булды. Татарстанда яшәүче «Ралли» этабында «Санитар автомобильне иң яхшы йөртүче» номинациясендә беренчелеккә ирешкән. Пермь краенда «Чапаевский» автодромында ярышларда Россия Федерациясенең һәм Германиянең 50 регионыннан 500дән артык ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы хезмәткәре катнашты. Ярышлар берничә этапта уздылар һәм эченә фигуралы йөртү һәм нәфис үзешчән сәнгать керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International