БРКХ 2нче номерлы консультатив сырхауханәсенең хезмәткәрләре Иннополиста беренче класска баручы балалар өчен медицина тикшерүен һәм профилактик чаралар комплексын уздырдылар. БРКХнең мобиль сәламәтлек үзәгендә балаларны табиблар – эндокринологлар, гинекологлар и урологлар карап тикшерделәр. Булачак мәктәп укучыларына балалар җәрәхәтләнүен һәм агулануларын профилактикалау турында сөйләделәр һәм бәхетсезлек очраклары һәм җәрәхәтләнүләр вакытында табибка кадәр ашыгыч ярдәм ничек күрсәтергә сөйләделәр. БРКХ Сәламәтлек үзәгенең белгечләре беренче класс укучыларының ата-аналары белән аралаштылар һәм аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм балансланган туклануны формалаштыру буенча практик тәкъдимнәр бирделәр.