Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерында йомгаклау медицина советы узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Туберкулезга каршы диспансерның филиалында медсовет узды, анда 2018 елдагы эш йомгакларын ясадылар һәм бу елга бурычлар билгеләделәр. Туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Илдар Камалетдинов үз докладында профилактик эш мәсьәләләрен күтәрде: халыкка флюорография тикшерүләрен үткәрүне, балаларда һәм яшүсмерләрдә вакцинацияне һәм иммунодиагностиканы. Моннан тыш, И. Камалетдинов авырулар саны, авыруларның таралуы һәм үлем-китем күрсәткечләре турында сөйләде, шулай ук диспансер бүлеген, көндезге стационарны һәм бактериология лабораториясен ремонтлау турында сөйләде. Баш табиб 2020-2022 еллар программасы буенча диспансерның стационар бүлекчәләренә капиталь ремонт темасын кузгатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International