ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков эш визиты белән Түбән Камага килеп китте. Ул туберкулезга каршы диспансерны карап чыкты, анда капиталь ремонт тәмамланган иде. Аннан соң башкарма комитетта министр һәм мэр Айдар Метшин катнашуларында Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясалды.