Яр Чаллыда «Пациентлар мәктәбе» узачак

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 25 мартында 16:00 сәгатьтә Яр Чаллыда Онкология белән авыручы пациентларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә колоректаль яман шешне диагностикалауга һәм дәвалауга багышланган «Пациентлар мәктәбе» узачак.

Мәктәпнең максаты – пациентларга, аларның туганнарына һәм якыннарына әйдәүче табиб-онкологлардан, югары квалификацияле психологлардан һәм юристлардан авыру турында «беренче куллардан» объектив мәгълүмат бирү. Кеше дөрес дәвалану алуына ышанырга һәм аның авыруны җиңәргә омтылышларында ялгыз булмавын тоярга тиеш.

Чара 2019 елның 25 мартында 16:00 сәгатьтә башланачак.

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Камал бульвары, 24 йорт.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International