КДМУ резидентурасының белем бирү программасының халыкара аккредитацияләнүе

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 июленнән Канада табибларының һәм хирургларының король көллияте карары нигезендә Казан ДМУ «эчке авырулар» белгечлеге буенча резидентурасының белем бирү программасы 4 елга аккредитация узган программа статусын алды. Әлеге статус Казан ДМУның югары халыкара белем бирү стандартларына туры килүен һәм белем бирү хезмәтләренең сыйфатын даими күтәрү принципларын куллануын раслый.    Резидентура программасының аккредитацияләнүе программаны тәмамлаучыларга имтиханнарны узганнан соң Канадада һәм АКШда табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International