БРКХнә Мәскәүдән делегатлар килеп киттеләр

2019 елның 19 июле, җомга

Балалар республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән "Идел" Эксперт клубының федераль экспертлары делегациясе килеп китте.

Клиниканың директоры Илдар Закиров һәм БРКХ оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева җитәкчелегендәге клиниканың администрациясе кунакларны клиниканың структур бүлекчәләре: реанимация консультатив үзәге, ангиография, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операцион блогы, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге, эндокринология бүлеге белән таныштырды.

Шулай ук кунаклар БРКХ җирлегендә булган «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез кунакханәсендә һәм КДМУ госпиталь педиатриясе кафедрасында булдылар.

Кунаклар клиниканың эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International