РКХ табиблары Түбән Камада яшәүчеләрне кабул итү уздырдылар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә РКХнең тар белгечләре кабул итү үткәрделәр.

Ревматолог, эндокринолог, аллерголог һәм окулист янына 60лап кеше кабул итүгә эләгә алды. Тар белгечләр катлаулы хроник диагнозлы пациентларны кабул иттеләр. Карап тикшерү вакытында җентекле сораштыру уздырдылар, медицина документларын өйрәнделәр, дәвалауга төзәтмәләр керттеләр, РКХдә өстәмә тикшерү һәм консультациягә юллама бирделәр. Пациентлар башкала табибларының визитыннан канәгать калдылар. Чөнки аларның кайберләренә елына берничә тапкыр Казан белгечләренә консультациягә барырга туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International