ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында баланы уку елы башына ничек хәзерләү турында сөйләделәр

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Яңа уку елына кадәр берничә атна калды. Балаларга озын каникуллардан соң мәктәп көннәренә ничек ярдәм итәргә? ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары үз тәкъдимнәрен бирделәр.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм СЯР буенча табибы Роза Алимова баланың уңышының нигезе – көн һәм йокы режимын үтәү, сәламәт туклану, физик активлык һәм позитив фикерләү, дип сөйләде. Республика наркология диспансерының клиник психологы, интернет-бәйлелек өлкәсендәге эксперт Мария Щевлягина смартфоннар һәм мониторлар артында үткәрелгән вакытны ничек җайга салу турында сөйләде.

Табиб-офтальмолог, РКОХ балалар кабинеты мөдире Людмила Филиппова укучыларның күзләрен саклауга кагылышлы киңәшләр бирде. БРКХ сәламәтлек үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина билгеләп үткәнчә, мәктәпкә хәзерлек вакытында иң мөһиме – ата-аналар тарафыннан мәктәпнең уңай образын булдыру. Ата-аналар балага мәктәптә аның үзенә кызыклы булган сорауларга җавап алачагын аңлатырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International