ТКҮРКПХдә пешү блогын ачтылар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә хирургия бүлеге җирлегендә пешү блогын ачтылар. Пешү бүлеген булдыру турындагы карарны узган елның июлендә үк кабул иткән иделәр һәм хәзер рәсми рәвештә ике палата ачылды. Биредә иң мөһиме – сәламәтләнүчеләр өчен һаваның стерильлеген тәэмин итү, шулай ук дәвалауда югары технологияләрне куллану.

Палаталарда Голландиядән килгән пешүгә каршы караватлар һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары урнаштырылган. "Караватлар махсус эффект – псевдосыеклык ярдәмендә зыян күрүчеләрнең авырту тойгыларын киметү өчен эшләп чыгарылган, - дип сөйләделәр безгә медицина хезмәткәрләре. - Моннан тыш, ванна формасында эшләнгән караватта зарарланган тукымаларның терелүе һәм бактерияләргә каршы көрәш өчен кирәкле температураны һәм дымлылыкны билгеләп була».

Шулай ук бүлектә өстәмә бәйләү бүлмәсе һәм диализ залы, душ бүлмәләре һәм санузеллар, душ-каталкалы ванна бүлмәсе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International