Казанда «Сәламәтлек мәктәбе» тематик циклының икенче чарасы узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Казанда «Сәламәтлек мәктәбе»тематик циклының икенче чарасы узды. Достоевский урамындагы 53/4 номерлы йорт ишегалдында һәр теләгән кеше шикәр дәрәҗәсен билгеләү өчен кан анализы тапшыра, буйны, авырлыкны, артериаль кан басымын, үпкәләрнең яшәү сыешлыгын үлчи, электрокардиограмма төшертә, табиб-кардиологның шәхси консультациясен ала алды.

Акция Казан ДМУ гомуми гигиена кафедрасының «Мәгълүмати гигиена» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ һәм «Иҗтимагый сәламәтлек территориясе» Республика проекты булышлыгы белән тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International