Казанда «Җиңү өчен Тест. Test to win» акциясе башланды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Казанда «Җиңү өчен Тест. Test to win» мәгълүмати кампания ачты. 2019 елда ул сәламәтлек саклау тәртибен формалаштыруга, ВИЧка тест үткәрү мәсьәләләрендә халыкны профилактикалауга һәм мобилизацияләүгә юнәлдерелгән. Кампания профилактикада һәр кешенең шәхси катнашуы өчен уңайлы атмосфера тудыра торган инновацион алымнарны алга этәрү принципларына нигезләнә.

Акцияне ачу тантанасында Социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Республика СПИДны һәм ЙАны профилактикалау һәм алар белән көрәш үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин, шулай ук «Яңа гасыр» Автоном хәйрия коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Лилия Таишева чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International