Эре балалар «Азино» сырхауханәсенә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе килеп китте

2019 елның 23 августы, җомга

«Азино» сырхауханәсенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ПМ ММТҮ» ФДБУнең Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыру үзәгенең башлыгы Игорь Ярлыков җитәкчелегендәге Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының комиссиясе килеп китте.

Клиниканың җитәкчелеге кунаклар өчен учреждение буенча таныштыру экскурсиясен уздырды. Сырхауханәнең конференц-залында «Сакчыл сырхауханә» проектына туры китереп учреждениенең төп эш принципларын, аның өстенлекле бурычларын тәкъдим итү узды.

Кунаклар учреждениенең пациентлары, хезмәткәрләре белән аралаштылар, эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International