Казанда «Җиңү өчен Тест. Test to win» мәгълүмати кампания йомгаклары ясалды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Казанда «Җиңү өчен Тест. Test to win» мәгълүмати кампания павильоны эшен тәмамлады. 10 көн дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунаклары ВИЧка аноним рәвештә түләүсез экспресс-тест узарга, сәламәт яшәү рәвеше буенча һәм башка яңа күнекмәләр алырга мөмкин иделәр.

Кампаниянең 10 көне эчендә 2119 кеше ВИЧ-йогышына тест узды, шулардан 1188 – хатын-кыз, 931 – ир-кеше. Тест узучылар арасында Казан кунаклары да бар иде. Кампания көннәрендә 7800ләп кеше ВИЧ профилактикасы мәсьәләсе буенча белгечләр консультациясен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International