Татарстан табибларын «WorldSkills» чемпионатын оештыруда һәм уздыруда актив катнашканнары өчен бүләкләделәр

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков 2019 елда Казанда «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара Республика клиник хастаханәсе каршындагы AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә узды. 120 табиб һәм медицина хезмәткәре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International