2019 елның 5 һәм 6 сентябрендә Татарстанда беренче тапкыр Казан онкология дискуссион клубы: «Колоректаль яман шеш: Colorectal cancer treatment skills 2019» узды.
Конференция үзенең дискуссион мәйданчыгында, колопроктологиянең төп проблемаларын бергәләп хәл итү һәм күпьеллык фәнни-гамәли тәҗрибә нәтиҗәләре буенча фикер алышу өчен, онкопроктология, хирургия, радиология һәм башка чиктәш белгечлекләр өлкәсендәге белгечләр арасында белемнәр, экспертлар фикере белән уртаклашу мөмкинлеген тәэмин итте.