Татарстан Республикасы муниципаль районнарына 42 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде

2019 елның 7 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы муниципаль районнарына 42 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республика хастаханәләренең баш табибларына автомобиль ачкычларын тапшырдылар. Тантана ТР Дәүләт Советы каршындагы автомобильләр паркында узды.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты Рәисе Светлана Захарова һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International