Казанда Татарстанның медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының финал этабы уза. Спорт ярышларында үзәк район хастаханәләренең һәм әйдәүче Татарстан клиникаларының хезмәт коллективлары катнашты. Үзәк стадионда сайлап алу турларында призлы урыннар алган медицина учреждениеләрдән 14 команда ярыша. Татарстан медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы 2000 елдан башлап ел саен уза.