Бүген Татарстанның үзәк район хастаханәләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде.
«Без Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без "ашыгыч ярдәм" өчен 187 машина, 4 мобиль сырхауханә һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт табиблар эшенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм», — дип ассызыклады республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн. сум акча бүлеп биргән.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко сүзләренә караганда, стандартлар буенча «ашыгыч ярдәм» автомобильләрен биш ел эксплуатацияләгәннән соң исәптән чыгаралар һәм яңаларга алмаштыралар.
«Татарстан районнарының һәм Казанның Район үзәк хастаханәләренә һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә яңа автомобильләр бирелде», — дип ачыклык кертте министр урынбасары.
«Татар-информ» МА материаллары буенча. ТР Президенты Матбугат хезмәте фотосурәте.