«Бала тудыру йортлары буенча марафон» Чистай ҮРХнең бала тудыру йортында узды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында «Бала тудыру йортлары буенча марафон» – йөкле хатын-кызлар өчен бала табу йорты буенча экскурсия узды.

Кунаклар бала тудыру һәм бала тудырудан соңгы бүлекләрдә булдылар, бала тудыру йортлары, перинаталь үзәкләр һәм табиблар белән таныштылар.

Марафонда «Чистай ҮРХ» ДАССУнең педиатрия ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина, бала тудыру бүлегенең мөдире Евгения Иванова, табиб неонатолог Лилия Саматова һәм бала табу йортының хезмәткәрләре катнаштылар. Чараның төп кунаклары очрашуга чакырылган булачак әниләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International