ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Республика клиник онкология диспансерында «Аугментацион маммопластикада керү юллары» дигән V Интенсив курс узды. Анда Киевтан, Севастопольдән, Дагстаннан, Челәбедән, Оренбургтан, Дондагы Ростовтан һәм башка шәһәрләрдән 13 белгеч катнашты. Курс катнашучыларының  операция бүлмәсендә булырга һәм маммопластика өлкәсендә төләгән сорау бирергә мөмкинлекләре булды.

Бүген 2нче номерлы Норлат мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән семинар узды. Анда яшүсмерләрдә төшенкелек мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Семинарда Норлат үзәк район хастаханәсенең табибы-психиатры Александр Прохоров, Норлат районы шәһәр һәм сала мәктәпләренең тәрбияү эше буенча директор урынбасарлары катнаштылар.

2017 елның 6 апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә (Казан шәһ., Бутлеров ур., 36) Республика фәнни-гамәли «Иммунопрофилактикасының көнүзәк мәсьәләләре: чынбарлыклар һәм перспективалар» дигән конференциясе булачак. Конференция эшендә Татарстан Республикасының вакцинопрофилактикасы өлкәсендә әйдәүче экспертлары, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе профильле кафедраларының җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең белгечләре, табиблар-педиатрлар, терапевтлар, госпиталь эпидемиологлары, табиблар-иммунологлар катнашачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы 2017 елда Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елын уздыру турында указга имза куйды. Документ ике ай эчендә Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елы хөрмәтенә төп чараларының планын эшләргә һәм расларга йөкләмә бирә.  Муниципаль берләмлекләрнең башлыкларына, җәмәгать оешмаларына һәм дәүләт хакимияте органнарына документ буенча шулай ук бу эшкә кушылырга тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International