ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Братиславадан эксперт Павел Гавора белән бергә уздырылган мастер-класс чикләрендә БРКХ диагностиканың һәм дәвалауның рентген-хирургик алымнары бүлегенең табиблары йөрәкнең тумыштан килгән кимчелеген коррекцияләү буенча 17 операция ясадылар. Татарстаннан һәм Чувашстаннан балаларга иң хәзерге заман технологияләрне һәм материалларны куллану белән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде.

Бүген Казанда «Салихов укулары» дигән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры, РФ Сәламәтлек саклау министрлагының баш штаттан тыш  белгече-ревматологы, Россия Ревматологлар ассоциациясе президенты, РФА академигы Евгений Насонов, РМФА академигы Вадим Мазуров, шулай ук бөтен Россия регионнарыннан 200 артык табиб, галим, җәмәгатьчелек эшлеклесе катнаштылар.

Бүген Мамадыш үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Пациентлар белән эшнең психологик аспектлары. Стационарда уңышлы психологик тирәлекне оештыруда шәфкать туташы роле. Педиатрия  практикасында  пациентлар белән эш үзенчәлекләре» темасына мастер-класс узды. Спикер булып психиатр-нарколог Карина Бессонова чыкты.

Тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар зыяны турында балаларга Норлат үзәк  район хастаханәнең табибы-наркологы сөйләгән профилактик дәрес Норлат районы мәктәпләренең берсендә  узды. Алкоголь, наркотиклар һәм тәмәке төтене яшь организмга ничек тәэсир итү турында яшүсмерләр белделәр. Гаиләне планлаштыру кабинеты акушеркасы А. Сатдарованың лекциясе кызлар гигиенасына багышланды. Тире, чәчләр артыннан карауның, интим гигиенаны саклауның үзенчәлекләре турында һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауның, дөрес ашауның һәм спорт белән шөгыльләрнең  мөһимлеге турында белгеч кызларга сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International