ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Мурманск өлкәсенең делегациясе 18нче шәһәр сырхауханәсенә, «Азино» балалар сырхауханәсенә, «Спасение» сырхауханәсенә һәм 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә килеп китте.

Иннополис шәһ. РКХ Медицина үзәгендә оешманың беренче ел эшенең йомгакларын ясадылар. Тантаналы чарада катнаштылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, Югары Ослан районының башлыгы Марат Зиатдинов, Иннополис шәһ. мэры Руслан Шагалеев һәм  «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов.

Спасс үзәк район хастаханәсендә медицина советы узды. Анда медицина этикасының һәм деонтологиясенең нигезләре һәм принциплары турында, шулай ук хастаханә медицина персоналының әхлак һәм әдәпле сыйфатларын күтәрүгә юнәлдерелгән алымнар турында фикер алыштылар. Чарада дәвалау оешманың структур бүлекчәләренең медицина хезмәткәрләре катнашты.

Буа медицина училищесында Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында   «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык бәйгесе узды. Һөнәри осталыкта региональ бәйгеләрнең  җиңүчеләре  ярыштылар.

2017 елның 10 апреленнән башлап 16на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7743 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1108 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6088 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 56 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 61 тапкыр чыктылар.

Делегация РКОДның яңартылган 2нче номерлы дәвалау-диагностика корпусына килеп китте, оешманың диагностика һәм дәвалау бүлекләренең эше белән танышты, шулай ук Атом-төш медицина үзәген карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International