ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

19 апрельдән башлап 21нә кадәр Мәскәү шәһ. «Милләт сәламәтлеге – Россиянең чәчәк ату нигезе» дигән Бөтенроссия форумы  уза. Сәламләү сузләре белән күргәзмәдә катнашучыларга шундый форумнарны уздыру әһәмиятлелеген билгеләп  Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы күргәзмәдә тормышка ашырылган «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүматый проекты белән ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерын  тәкъдим итә.

Медицина университеты ректорының сүзләре буенча, беренче чиратта оештыру карашыннан  чараны уңышлы уздырырга мөһим.

Россиядә беренче шундый фәнни-гамәли конференция барышында телемедицина алымнарын куллану белән медицина ерактан тикшерелгән реабилитацияләүнең илебез өчен принципиаль яңа һәм перспективалы юнәлеше.

Казанда 20 – 21 апрельдә «21нче гасырда балаларның стоматологик сәламәтлеге» Евразия конгрессы узачак. Конгресста мәктәпләрдә балаларга стоматологик ярдәмне оештыруның , балаларда һәм яшүсмерләрдә стаматологик авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга комплекслы карашның, теш-казналык аномалиясен диагностикалауның һәм дәвалауның, стоматологик патология белән балаларга остеопатик ярдәмнең мәсьәләләре карап тикшереләчәк. Вакытлы һәм  даими тешләрнең кариесының һәм аның өзлегүләренең профилактикасына, диагностикасына һәм аларны дәвалауга аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервы составында делегация бүген Яр Чаллыга килеп китте. Кунаклар өчен шәһәрнең дәвалау оешмаларына, шул санда Кама балалар медицина үзәгенә дә экскурсияләр оештырылды. Алар – Казан дәүләт медицина университетының җирлегендә уздырылган һөнәри укуны яңадан үтү һәм квалификацияне күтәрү циклының тыңнаучылары. Классик уку  процессына республиканың әйдәүче клиникаларына визитлар кертелгән. Шул ук составта делегация шушы көннәрдә Балалар республика клиник хастаханәсенә,  «Азино» балалар сырхауханәсенә килеп китте, Татарстан районнарында балаларга медицина ярдәмен күрсәтү белән танышты. Кама балалар медицина үзәгендә кунакларга оешмада кертелгән сыйфат менеджменты системасын күрсәттеләр, документация, дәвалау процесслары белән табиблар таныша алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International