ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Казанда Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә туры китерелгән мини-футбол буенча турнир узды. Футбол турниры Татарстанда шушы атнада башланган «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе чикләрендә беренче чаралардан берсе булды.

Тантаналы юбилей чарасы М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында (Ирек мәйданы, 2) узачак.

2017 елның I кварталы эчендә сәламәтлек саклау оешмалары нәтиҗәлелегенең индикатив күрсәткечләре буенча эшчәнлек йомгакларын ясадылар. Беренче тапкыр рейтингка Сәламәтлек саклау идарәләренә һәм үзәк район хастаханәләренә бәйле булган, 2017елда төп сәбәпләрдән үлем санын киметү буенча региональ планнарны гамәлгә ашыру буенча 19 сигнал (индикатив) күрсәткеченнән 4се кертелгән.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында бу көннәрдә «Сәламәтлек-2017» дигән медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона этаплары узалар. Ярышларның берничә төрләрендә (җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахматлар, канат тарту) бөтен районнардан медицина хезмәткәрләре үз көчләрен күрсәтәләр.

Яр Чаллыда Бөтенроссия «Татарстанның бриллиант кәләше» фестиваленең Республика этабы узды. Конкурс өч этапта үтте: «Кәләш кыяфәте», «Туй күлмәгенең стилизациясе», «Иреңә мәхәббәт белдерү». Республика этабында җиңүче Әлмәт шәһ. яшәүче, «Татнефть» ПАҖ Медсанчастенең табибы-хирургы Ләйсән Набиуллина булды

Бүген Казанда Идел буе федераль округының «Йөрәк зәгыйфьлеге» дигән Конгресс үз эшен башлады.Ул Гомумевропа йөрәк зәгыйфьлеге турында белемнәр көне чикләрендә уза. Аның инициаторлары –  Йөрәк зәгыйфьлеге буенча белгечләр җәмгыяте һәм Йөрәк зәгыйфьлеге буенча Европа ассоциациясе.

«Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия ВИЧ-йогышына каршы көрәшү буенча Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрен искә алу көненә багышланган акцияне уздыру чикләрендә кешелекнең глобаль мәсьәләсе – ВИЧ турында ТР ЭЭМ КЮИның уку үзәгендә сөйләделәр.

«Сәламәтлек-2017» дигән Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары Чирмешән районында уздылар. Спорт ярышларында биш сәламәтлек саклау оешмаларының  командалары катнашты: Нолат, Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спасс һәм Әлки үзәк район хастаханәләренең. Барысы Чирмешән районының стадионында 250 артык кеше җыелды (спортсменнар-медиклар һәм җиңүгә рухландыручылар).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International