ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Казанда унынчы сырхауханә җирлегендә КДМА галимәр советының күчмә утырышы булды.

Түбән Камада Халыкара шәфкать туташы көненә туры китерелгән бәйрәм концерты узды. Хәзер Түбән Камада дүрт меңнән артык шәфкать туташы эшли.

Спасс үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсендә йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү бүлмәсенең ачылуы булды. Ул абортларны кисәтү һәм профилактикалауга һәм Спасс районында туучылар санын арттыруга юнәлтелгән.

Бүген ТР ССМ Диспетчер үзәгендә Татарстан Республикасында «Бәләкәч» программасын тормышка ашыру буенча кинәшмә узды. Кинәшмә эшендә Яшел Үзән сөт комбинаты вәкилләре, шулай ук республика районнарыннан, Казаннан һәм Яр Чаллыдан 60 артыграк вәкил катнаштылар.

19 майда Әлмәтнең «Панорама» сәүдә үзәгендә 14.00 башлап 15.30 кадәр белгечләрнең консультациясе белән ВИЧка түләүсез экспресс-тестлау узачак. Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән Бөтенроссия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе чикләрендә Әлмәттә профилактик чаралар актив узалар.

Бөтендөнья артериаль гипертониясе белән көрәшү көне чикләрендә Әлмәттә «Артериаль кан басымыңны үлчә» дигән акция узды. Анда 265 нефть башкаласында торучы катнашты. 64 кешедә күтәренке артериаль кан басымы билгеләнде. Бөтен акциядә катнашучылар терапевт консультациясен алдылар.

Республика клиник онкодиспансерының Яр Чаллы филиалының һәм Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблары  «Ракны җиңеп була» җәмәгать оешмасы белән бергә киеренкелекне төшерү өчен арт-терапияне Яр Чаллыда уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International