ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген, Медицина хезмәткәре көне алдында, министр Адел Вафин башлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре, Алексей Созинов башлыгында Казан дәүләт медицина университетының хезмәткәрләре һәм студентлары һәм баш табиб Илнур Шәрәфетдинов башлыгында медицина университеты Клиникасының хезмәткәрләре Арча зиратында медицина йолдызларының каберләрен чистарттылар. Гадәттәгечә 60 артык кабер рәтләделәр. Хөрмәтләгән шәхесләр арасында профессор С.С.Зимницкий, профессор Г.А.Клячкин, профессор Е.М.Лепский, профессор Н.И.Комаров, Шубиннар  – профессор Владимир Николай улы һәм табиб Ольга Василий кызы. Министр шушы бөек кешеләрнең каберләрен төзәтү турында карар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International