ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25 июнендә  «Мега» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16га кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция узачак. Сәүдә үзәгенә килүче хатын-кызлар онкологлар-маммологларда сөт бизләрен түләүсез тикшерүне үтә алачаклар, консультация һәм онкология авырулары профилактикасы буенча күп файдалы мәгълүмат ала алачаклар. Бөтен теләүчеләр чакырылалар!

Саба районында мәни бизе авыруларын дәвалауның яңа методикасын – мәни бизе аденомасының лазер энуклеациясен керттеләр. Бу И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетыннан коллегалар булышлыгы аркасында мөмкин булды.

Киңәшмә республика төзелеш министрлыгының һәм Татарстан Президенты карамагында Госжилфондның вәкилләре, шулай ук микрорайонда торучылар катнашуы белән узды. Беренче сырхауханәнең ачылуы 2017 елның сентябренә билгеләнде. Моның өчен Татарстан Президенты карамагында Госжилфонд йортларның (900 кв. м. артык) арендалау килешүен «Спасение» медицина берләшмәсе белән төзеде.

Яр Чаллы 5нче шәһәр хастаханәсендә бүген районара «Аш кайнату органнары авыруларының көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узды. Конференция эшендә Яр Чаллының, Алабуганың, Менделеевскның, Зәйнең, Минзәләнең һәм республиканың башка районнарының гомуми практика табиблары, терапевтлары, гастроэнтерологлары, клиник фармакологлары катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International