ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

6 ай нәтиҗәләре буенча халыкның билгеле төркемен өстәмә диспансерлаштыру чикләрендә Түбән Кама иртә стадияләрдә онкологик авыруларны ачыклау буенча беренче урын алды. Диспансерлаштыру чикләрендә  иртә стадияләрдә төрле шешләр 130 Түбән Камада торучыда ачылды. Хәзер алар өстәмә тикшерү узалар.

Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең белгечләре Самарадан коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Самарадан белгечләр визитының максаты – күп профильле стационарның уңай эш тәҗрибәсен һәм принципларын өйрәнү, аның техник җиһазландыруы.

Медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән II Халыкара конгрессы бүген  Иннополис шәһәрендә ачылды. Чарада – Россиядән һәм БДБ илләреннән 250 артык яшь белгеч катнаша. Экспертлар –   сәламәтлек саклау өлкәсендәге АКШнан, Бөек Британиядән, Германиядән һәм Россиядән әйдәүче белгечләр.

Бүген Теләче районында «Кан бүләк итеп – үлемнән коткарасың» дигән донор акциясе үтте. Акциядә 70 артык кеше катнашты. Донорлар кан банкын 34 литрга тулыландырдылар. Теләче медиклары донорларга рәхмәт белдерделәр. Хәзерге вакытта хәзерге заман медицинасында авыручыларны үлемнән коткару өчен инновацион технологияләрне, яңа буын препаратларын файдаланалар, ләкин авыручыларны коткару өчен кирәкле кан запасларын,  донорлардан алудан тыш, алыштырырга яки тутырырга бер ни дә юк.

Бүгенге көнгә Түбән Кама районы сәламәтлек саклау оешмаларына «Совигрипп» вакцинасы 4050 доза санында килде.Ул 6 айдан башлап 6 елга кадәр балалар һәм йөкле хатыннар өчен билгеләнә. Беренче чиратта балалар мәктәпкәчә оешмаларына баручы балаларга прививка ясый башлаячаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International