ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Пациентта алынган аш казаны функцияләрен хәзер нечкә эчәктән формалаштырылган резервуар башкара.

 9 октябрьдә, дүшәмбедә, 11.00 сәг. «Татар-информ» МА Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә туры китерелгән пресс-конференция булачак. Журналистлар сорауларына медицина фәннәре докторы, КДМУның психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире Кәүсәр Яхин, медицина фәннәре кандидаты, «Сердәш 129» медицина психологик хезмәтенең җитәкчесе Юрий Калмыков һәм медицина фәннәре кандидаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-белгече Татьяна Гурьянова җавап бирәчәкләр.

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе 45-еллык юбилеен билгеләде. Хастаханәнең хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең башлык урынбасары Флёра Андреева истәлекле вакыйга белән котладылар.

Бүген Балык Бистәсе районында, Шәле-Сорочьи Горы трассасында ЮТҺ булды. 3 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда 1 (3 яшьле диярлек) бала. ЮТҺ нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды. Ике зыян күргән кеше авыр хәлдә РКХнә тапшырылды, бала авыр хәлдә БРКХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына Балык Бистәсе АМЯнең табиб һәм фельдшер бригадалары һәм Лаеш АМЯнең фельдшер бригадасы чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International