ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Наил Азат улы Мөбарәкшин билгеләнде.

Татарстанлылар 8 (843) 279-55-80 телефон номеры буенча «Сердәш 129»  медицина психологик хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар. Шушы номер буенча кабул итүгә язылырга, шулай ук телефон буенча ярдәм алырга була. Психологик ярдәмне онлайн сайтында: http://serdesh1377.ru/ - алырга була. Хезмәт тәүлек буена сузылып эшли.

Соңгы өч ел эчендә Татарстанда психик бозылулары белән беренче авырулар санының дәрәҗәсе 7,2 процентка үсте. Моның турында Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-белгече Татьяна Гурьянова хәбәр итте.

Казанда метро станцияләре янында вакциналаштыру мобиль пунктларында инде 9223 кеше грипптан прививкалар ясады. Исегезгә төшерик, 15 октябрьгә кадәр казанлылыр, метродан ерак китмичә, грипптан прививка ясата алалар.

2017 елның 2 октябреннән башлап 8нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7971 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1280 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6070– төрле авыруларга, шул санда 193 инсультка һәм 53 инфарктка туры килде.

Бөгелмәдә өлкән кешеләр ун көнлегенә багышланган сигезенче спартакиада ачылды. Чара реконструкцияләнгән «Юность» спорт комплексы мәйданчыгында узды. Ачуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнашты.

Стома – ешрак онкологик авырулар нәтиҗәсе. Ничек стомалы пациентның көндәлек тормышында ачыкланган кыенлыкларны җиңеп чыгу турында ТР ССМ «Республика клиник онкология диспансеры» ДАССО Әлмәт филиалының онколог-табибы Эльмира Сибгатуллина сөйләде.

Чистай районның бөтен кызыксынган хезмәтләр эшенең нәтиҗәсе – өлкән кешене тәрбиягә алучы гаиләгә билгеләргә. «Чистай РҮХ» ДАССО аның медицина озатуы мәсьәләсен чишә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International