ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

«Сакчыл сырхауханә» проектын кертү мәсьәләләре турында, кабул итү-диагностик үзәкне оештыру белән перинаталь үзәк белән балалар үзәк район хастаханәсе стационар бүлегенең реконструкциясен уздыру буенча проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү турында эш киңәшмәсе барышында фикер алыштылар. Ул бүген башкарма комитетында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында узды.

ТР ССМ «Республика клиник онкология диспансер» ДАССО Әлмәт филиалының медицина психологы Галина Федорова һәм Әлмәт психоневрологик диспансерның медицина психологы Инна Галдина савыгу юлында ничек үзеңә ярдәм итү турында сөйләделәр, әкият аша стресста яшәү стадияләрен һәм үзеңә ярдәм итү алымнарын санап чыктылар.

Помпалы инсулинотерапия  шикәр диабетын тикшерергә һәм инъекциядән башка торырга ярдәм итә. Киеп йөртә торган инсулин дозаторлары – инсулин помпалары  ярдәмендә канда глюкоза дәрәҗәсен үз вакытында корректировкалау тәэмин ителә.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә  гипертония авыруы белән пациентлар өчен мәктәп узды. Очрашу икенче тапкыр узды. Мәктәпне уздыру чикләрендә бөтен килүче кешеләр үз кан тамырлары системасының яшен һәм «Ангиоскан» махсус аппараты ярдәмендә стресс индексын үлчи алдылар.

Казанның  «Энҗекәй» 24нче номерлы балалар бакчасында ата-аналары белән бергә иртәнге зарядкалар уздыру гадәткә керделәр. Бүген чираттагы зарядка Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре катнашулары белән үткәрелде.  Иртәнге зарядкадан соң балаларга һәм ата-аналарга профилактика һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция укылды.

Яр Чаллыда 9нче районара фәнни-гамәли «Офтальмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе булды. Конференция бөтен республикадан офтальмолог-табибларын җыйды.

19–20 октябрьдә Казанда IV Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Ул корпоратив мәдәниятны һәм команда эшен төзү мәсьәләләренә багышлана.

Казан метро станцияләре янында вакциналаштыру мобиль пунктларында 15нче октябрьгә кадәр медиклар теләүчеләргә грипптан прививка ясыйлар.

Сез безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булыша, Сезнең хокукларыгызны бозулар турында белдерә һәм аларның эшен оештыруын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.

Республика медицина профилактикасы үзәген бөтенроссия мониторингларны оештыруда һәм уздыруда күпьеллык уңышлы хезмәттәшлек өчен Сәламәтлек саклауны оештыру һәм информатизациләү үзәк фәнни-тикшеренү институтының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International