ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бу операция өстенлеге – фотодинамик терапия (ФТД) сәламәт тукымаларга зарар китермичә, сайлап, рак күзәнәкләрен бетерә. Шуның нәтиҗәсендә, терапиядән соң бетерү вакытында ялангачланган әгъза каркасын сәламәт күзәнәкләр тутыралар.

Бүген Казанда XIV Россия «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында» дигән конгресс ачылды. Конгресста 2 меңнән артык белгеч катнаша: Россия территорияләренең аналыкны һәм балачакны саклау хезмәтләренең җитәкчеләре, Татарстан һәм Россия регионнарының сәламәтлек саклау идарәләре органнарының баш белгечләре, балалар хастаханәләрнең, сырхауханәләренең, балалар диагностик үзәкләренең баш табиблары, РФ һәм чит илләрнең педиатрия һәм балалар хирургиясе өлкәсендә әйдәүче галимнәре, табиблар-педиатрлар, балалар хирурглары, травматологлар-ортопедлар, балалар урологлары, балаларның йөгышлы авырулары табиблары, балалар неврологлары, неонатологлар, гастроэнтерологлар, балалар стоматологлары.

Бүген Әлмәт районында, Урсалы поселагыннан 5 км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, балалар юк иде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә «Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 фельдшер бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International