ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсендә ВИЧны профилактикалау буенча акция узды. Хастаханәнең медицина хезмәткәрләре яшьләр арасында анкетлаштыру үткәрделәр һәм мәкерле авыруның йогышлану юллары, аны профилактикалау турында сөйләделәр. Медиклар Чистай политехник көллият һәм Чистай медицина училищесы студентлары белән аралыштылар.

«Түгәрәк өстәлдә» катнашучылар проект концепциясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының шушы  инициативасын кертү вакытында  административ процесслар һәм көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, оешма эшчәнлегенең административ процессларын һәм бәяләү инструментларын карап тикшерделәр.                   

Акция барышында акция оештыручылары студентларга беренче адым ясарга– бер көн булса да тәмәке тартмаска тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта җәмгатьчеләр тәмәке тартудан тыелу чорында, 8(843) 562-564-0 кайнар элемтә телефоны буенча киңәш биреп, үз ярдәмнәрен тәкъдим итә.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча айлык уза. Бөтен теләүчеләр, кем диспансерлаштыруга тиеш түгел, түләүсез маммографик тикшерүне үтә алалар. Сүз 39 яшьтән олырак хатыннар турында бара. Белгечләр бу тикшерүне елга бер тапкыр үтәргә киңәш итәләр. Айлык чикләрендә тикшерүгә юллама  аларга кирәкми. Маммографияне  чират тәртибендә үтәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International