ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенә килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча төзелеш эшләре 500 млн сумга төштеләр, зур күләмдә акча яңа техника сатып алу өчен җибәрелде.  Аерым алганда, хәзерге заман компьютер томографы, эндоскопик җиһазлар, ультратавыш диагностика уздыру өчен аппаратлар сатып алындылар. Тулысынча операцион җиһазлар, шул санда чиста бүлмәләр комплексы  монтажланган. Бинада электр челтәрләр, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, вентиляция тулысынча алыштырылдылар.

Конференциядә илнең әйдәүче учреждениеләре вәкилләре катнашачак: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының акад. Н.Н. Бурденко исемендәге Милли медицина тикшеренү нейрохирургия үзәгенең (Мәскәү), Россия проф. А.Л. Поленов исемендәге фәнни-тикшеренү  нейрохирургик институтының – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «В.А. Алмазов исемендәге ФМТҮ» ФДБУ филиалының (Санкт-Петербург), Мәскәү шәһ. Сәламәтлек саклау департаментының Фәнни-тикшеренү кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология институтының вәкилләре.

13 һәм 14 декабрьдә Казан дәүләт медицина университында Регионара ИФОда һәм УФОда РФ атказан табибларының стратегик сессиясе булачак. Анда Идел буе һәм Урал федераль округларының  медицина берләшмәсенең һәм территориаль сәламәт саклау органнарының 200гә якын абруйлы вәкилен бер мәйданчыкта җыячак.

Бүген Татарстан хирургы Владимир Муравьев 70-еллык юбелеен бәйрәм итә. Бөтен тормышын ул Республика клиник онкология диспансерына багышлады һәм хаклы рәвештә эндоскопия патриархы исеменә лаек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International