Иннополис шәһ. Медицина үзәгенә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән Халыкара конгрессының экспертлары килеп киттеләр. Кунакларны Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин озатып барды. Конгресс эксперларын Медицина үзәге эшенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар, пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү алгоритмын күрсәттеләр. Визит барышында, Адел Вафин һәм республика кунаклары дәвалау реабилитациясе бүлегенә, консультатив-диагностик блокка һәм ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп киттеләр.