ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат

Татарстан Республикасы табибының әхлак кодексы

Үлем сәбәпләрен кодка салу вакытында МКБ10 куллану

Баш белгечләр тарафыннан тикшерү план-графигы

Балалар фтизиатрының нәтиҗәсен бирү тәртибе турында мәгълүмат

 

Дөнья чемпионатына хәзерләнгәндә һәм аны үткәргәндә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында Россиядә FIFA 2018 футболы буенча Дөнья чемпионатын Оештыру комитеты медицина профилактикасының шәһәр һәм региональ үзәкләренең, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасының, шулай ук Дөнья чемпионатының 11 илчесе катнашында «Чемпионнар Командасы» социаль кампаниясен эшләтеп җибәрде.

Социаль кампания компонентлары үз эченә алалар:

Дөнья чемпионатының иң популяр илчеләреннән мотивацион видеороликларны, киң аудитория тарафыннан ирекле куллану өчен җиде чек-битләрне кертү белән сәламәт яшәү рәвеше темалары буенча мәгълүмати материалларны, шулай ук җәмәгать туклануы урыннарында куллану өчен дөрес туклану буенча пирамидаларны кертү белән сәламәт яшәү рәвеше турында плакатларны.

Кампаниянең максаты

Гомумән Россия гражданнары арасында һәм аерым алганда Россиядә FIFA 2018 Дөнья чемпионатының россия җанатарлары арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Төп идея

Кампания өч төп элементтан тора һәм үз эченә ала: сәламәт яшәү рәвеше темасына мәгълүмати материалларны киң таратуны,  социаль челтәрләрдә җанатарлар белән үзара бәйләнештә булуны һәм Дөнья чемпионатының шәһәрләрендә-оештыручыларында үткәрелүче күп кенә спорт вакыйгаларында катнашырга мөмкинлек булуны.

Гамәлгә ашыру платформасы

Кампаниянең барлык материалларын үз эченә алган төп бит – футбол буенча Дөнья чемпионатының рәсми туристик порталы - http://welcome2018.com/komanda-chempionov/

Кампаниянең компонентлары

Чемпион юлы - Дөнья чемпионатының 11 иң популяр илчесеннән «челленджи» - һәр геройның катнашуы белән махсус мотивацияләүче ролик төшерелгән, анда ул спорт /дөрес туклану/ тәмәке тартудан баш тарту өлкәсендә теге яки бу бурычка өйрәтә,үзенең күнекмәләрен күрсәтә һәм җанатарларга йөкләмә бирә. Алга таба бу видео кампаниянең рәсми битендә, welcome2018.com порталының социаль челтәрләрендә, шулай ук социаль челтәрләрдә илчеләрнең рәсми битләрендә бастырыла. Проектның катнашучылары үзләренә ошаган йөкләмәне сайлыйлар һәм махсус хештеглар астында социаль челтәрләрдә үзләренең битләрендә нәтиҗәләрне урнаштыралар. 12 июньдә һәр илче үзенең фаворитын сайлый һәм ул ДЧ-2018 символикасы белән сәламәт яшәү рәвеше өчен җыелма һәм үзенең кумирыннан махсус приз ала.

Шәһәр чемпионы - Дөнья чемпионатының шәһәрләрендә-оештыручыларында чаралар - кампаниянең рәсми битендә Дөнья чемпионатының һәр шәһәрендә-оештыручысында спорт чарасының расписаниесе бастырылган. Кампаниянең катнашучысы шәһәрдә-оештыручыда тәкъдим ителгән чараларда булырга һәм бу хакта социаль челтәрләрдә отчет бирергә тиеш. 12 июньдә Оештыру комитеты һәр шәһәрнең Чемпионын игълан итәчәк һәм ул ДЧ-2018 символикасы белән сәламәт яшәү рәвеше өчен җыелма алачак.

Чемпион серләре - сәламәт яшәү рәвешенә аңлап җиткерелгән һәм белемле карашны формалаштыруга юнәлтелгән һәм сәламәт яшәү рәвешенең өч юнәлеше: дөрес туклану, физик активлык һәм тәмәкедән баш тарту буенча кампаниянең рәсми битендә материалларны регуляр рәвештә бастырып чыгаруны үз эченә алган кампаниянең мәгълүмати өлеше.

Кампаниянең материаллары һәм аларны куллану буенча тәкъдимнәр

Барлык урыннарда куллану өчен файдалы кампания материаллары үз эченә алалар: ДЧ-2018 илчеләре белән видеороликларны, плакатларны, дөрес туклану буенча пирамидаларны, шулай ук чек-битләрне. Әлеге материаллар җәмәгать мәйданнарында куллануга, шулай ук киң аудиториягә мотивацион һәм методик булышлык сыйфатында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен интернет челтәрендә тәкъдим ителгәннәр.

Барлык санап кителгән материалларны түбәндәге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: https://yadi.sk/d/1iXqJP2f3WUa3W

Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәш буенча  Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасының Европа офисы тарафыннан футбол буенча Дөнья чемпионаты өчен махсус хәзерләнгән  сәламәт яшәү рәвешенең өч темасы буенча видеороликлар.

Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү кысаларында сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү буенча  Оештыру комитетының максатларына ярдәм итеп,  Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча  Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасының Европа офисы тарафыннан  сәламәт яшәү рәвешенең төп темалары (физик активлык, тәмәке тартуга каршы тәэсир итү, дөрес туклану) буенча өч видеоролик алга таба аларны шәһәрләр һәм регионнар-оештыручылар арасында тарату өчен хәзерләнде.

Видеороликлар телевидениедә, интернетта, шулай ук җәмәгать урыннарында (Дөнья чемпионатының фан - зонасында, җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә, кинотеатрларда һәм башкалар) социаль  реклама буларак кулланугатәкъдим ителде.

Видеороликлар хокуклардан чистартылганнар һәм аларны түбәндәге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: https://drive.google.com/drive/folders/1wi-wItjgVVU-oxEDyHgQhYZwhI5EHn38.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International