2019 елга максатлар һәм бурычлар

Проектның тасвирламасы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында хакимият органнарының төп максатларын халык алдында һәм ачык формалаштыруның мөһимлеге турында билгеләп үтте.

Халыкның активлыгы, аның инициативасы һәм республикада барган вакыйгаларга кызыксынуы арту хакимият органнары алдына эшчәнлекнең ачыклыгын арттыру һәм халыкны уртак эшкә җәлеп итү буенча яңа бурычлар куя.

2019 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аның катнашучысы булды.

Проект кысаларында киләсе елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының тармак стратегиясен һәм дәүләт программаларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелекне һәм эксперт бергәлекләрен җәлеп итеп, иң мөһим эш юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләү бурычы тора.

Максатларны халык алдында формалаштыру процессы ничек бара

Максат һәм бурычларны халык алдында формалаштыру процессы киләсе елга иң мөһим эш юнәлешләре һәм индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыюдан башлана. Бу этапта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган ведомство каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар җәлеп ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, экспертлар арасында – Сәламәтлек саклау өлкәсендә шактый эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган үз эшенең профессионаллары, иҗтимагый танылу алган, һөнәри, академик берләшмәләр һәм КБО вәкилләре бар.

Кергән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан карала һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарыла.

Халыктан сораштыру «Халыктан сораштырулар» сервисында ай дәвамында үткәрелә. Анда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының теркәлгән файдаланучылары катнаша алалар. Әгәр кеше әле теркәлмәгән булса, ә тавыш бирүдә катнашырга тели икән, теркәүнең гадиләштерелгән процедурасы берничә минут эчендә узачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча тавыш бирү барышында күпчелек тавыш җыйган, сораштыру өчен формалаштырылган максатларның һәм бурычларның яртысы сайлап алына. Һәм алар арасыннан инде Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында чираттагы елга хакимият органының кимендә биш һәм, кагыйдә буларак, җидедән артмаган приоритеты билгеләнә.

Иҗтимагый совет утырышы ачык булачак. Фикер алышуда барлык кызыксынганнар, шул исәптән ММЧ һәм гражданнар катнаша ала.

Моның өчен бары тик алдан теркәлү узарга кирәк, аның тәртибе Иҗтимагый совет утырышы узачак бина мөмкинлекләрен исәпкә алып аерым аңлатылачак.

Тулаем алганда, Министрлык максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру процессы 3 айга якын дәвам итәчәк.

Формалаштырылган приоритетларның үтәлеше артыннан иҗтимагый контроль

Халык белән берлектә формалаштырылган приоритетлы максатларны һәм бурычларны үтәүгә иҗтимагый контрольне тәэмин итү максатларында, аларны гамәлгә ашыру һәм расланган индикаторларны йомгаклау үтәлеше буенча мәҗбүри гавами хисап тоту каралган.

Контроль механизмнары арасында – квартал саен хисаплар, Иҗтимагый совет утырышында башлангыч йомгакларны карау, гавами формалашкан максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча йомгаклау иҗтимагый фикер алышу.

Проектның барлык яңалыклары белән Сез безнең сайтта таныша аласыз.

Экспертлар төркеменең составы

PDF, 484 КБ

Экспертларны сайлап алу тәртибе

PDF, 351 КБ

2018 елның 24 августыннан №709 "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проектын тормышка ашыру турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  карары

PDF, 5.63 МБ


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International