Светлана Захарова Яр Чаллының Сугыш ветераннары госпиталенә шәхси саклану чараларын тапшырды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Депутат һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә булды. Бу госпиталь пневмония һәм коронавирус йогышы  булган пациентларны кабул итүче хастаханәләрең берсе. Депутат коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларын тапшырды.

«Бердәм Россия» партиясе тарафыннан коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә партия фондына айлык взнослар җибәрү турында карар кабул ителгән. Бу акчаларга коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен бер тапкыр кулланыла торган шәхси саклану чаралары сатып алынды.

"Мондый костюмнар һәрвакыт кирәк, чөнки барлык медиклар да авырулар белән тулысынча экипировкаланып эшли, ә смена тәмамланганнан соң костюмнар утильләштерелә. Медицина оешмасында мондый чараларның һәрвакыт зур запасы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Захарова.

Шәһәрнең коронавируслы авырулар белән эшләүче хастаханәләргә: Сугыш ветераннары өчен госпитальгә, Йогышлы авырулар хастаханәсенә, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә һәм 2 нче шәһәр хастаханәсенә - 800 костюм тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International