Рөстәм Миңнеханов табибларга яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычларын тапшырды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычларын тапшырды. Чара Республика клиник сырхауханәсе территориясендә узды.   

Моңарчы Covid-19 таралуга каршы көрәш максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе субъектларына ихтыяҗлары өчен автомобильләр алуга акчалар бүлеп бирелгән иде. Татарстанга 24 автомобиль килгән. Өчесе Чаллыга җибәрелгән. Июнь азагына кадәр республикага тагын 5 ашыгыч ярдәм каретасы киләчәк. 

Рөстәм Миңнеханов табибларны булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм күрсәтү буенча төп авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште. 

«Сез эшегезне уңышлы башкарасыз. Covid-19 вәзгыяте тотрыкланып килә, әмма без яңа өндәүләргә әзер булырга тиешбез. Табиблар белән бергә шәфкать туташлары да, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр дә зур җаваплылык кичерәләр», - диде ТР Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнехановка мобиль дезинфекцияләү кабинасын күрсәттеләр, бу җайланма санаулы секундлар эчендә керүченең киемен эшкәртә.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International