Мамадыш РҮХдә уникаль эндоскопик операция уздырдылар

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

2020 елның 25 июлендә Мамадыш РҮХдә уникаль «ретроград холангиопанкреатография» (РХПГ ПСТ)  эндоскопик операция уздырылды. Әлеге операция бары тик республика учреждениеләре шартларында гына башкарыла, Мамадыш РҮХдә мондый төр операция беренче тапкыр башкарылды.

РҮХ өчен уникаль операция эндоскопия бүлегендә, заманча матди-техник җиһазлану һәм уникаль белгеч ярдәмендә уздырылды. Операцияне табиб-эндоскопист, эндоскопия бүлеге мөдире Булат Арсланов үткәрде, ул эндоскопик тикшеренүләрнең, диагностиканың һәм дәвалауның күп кенә заманча алымнарына ия.

Операция Мамадыш районының 1946 елда туган пациенткасына үткәрелгән, ул хастаханәнең кабул итү бүлегенә авыр хәлдә китерелгән. Кыска гына вакыт эчендә аңа комплекслы тикшерү үткәрелде һәм «үт ташы авыруы, хроник калькулез холецистит, холедохолитиаз. Обтурацияле сары" диагнозы куелды.

Үткәрелгән операциядән соң пациент үзен канәгатьләнерлек хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International