Түбән Кама неврологы яшь бала һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту турында киңәшләр бирде

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама балалар хастаханәсенең табиб-неврологы Анна Шмонина киңәшләрен тәкъдим итәбез.

"Неврологка төрле авырулар белән киләләр. Эпилепсия, пароксизмаль халәтләр, һуштан язу, баш авырту, энцефалит,транзитор ишемик авырулар, һәм әлбәттә, психосоматик авырулар белән -  соңгылары 80 % очракта.

Неврологик авырулар төрлечә ачыклана. Йә педиатр нинди дә булса авыру очракларын ачыклый, йә баланың әнисе сөйләм яки психомотор үсеш проблемасын сизә. Хәзерге вакытта сөйләм үсеше очраклары еш очрый, бу - бүгенге дөньяның глобаль проблемасы.

Баланың  проблемасы җитдилеген табиб-невролог кына ачыклый ала. Ата-аналарга проблеманы зурга җибәрмәскә,  вакытында хәл итәргә кирәк. Еш кына ата-аналар бала сәламәтлеге нормасын белми, еш кына баладагы үзгәрешләрне исәпкә алмыйча, үзләрен тынычландыруны өстен күрәләр.

Яшүсмерләргә килгәндә, бу чорда гормональ фон да үзгәрүен исәпкә алырга кирәк. Еш кына баш авырту, баш әйләнү, кәеф үзгәрү,  йокы бозу, артериаль кан басымының уйнавы күзәтелергә мөмкин. Нинди генә хәл булмасын, балаңа якын дус булып калырга, һәр эштә ярдәм итәргә һәм аннан артыгын таләп итмәскә кирәк. Бу  - сезнең балагыз психологик сәламәтлегенең төп нигезе".

Бу хакта тулырак Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International