Чистай бала тудыру йортында Әниләр көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көненә «Чистай РҮХ» ДАССУның бала тудыру йортында бәйрәм чаралары узды. Яшь әниләр бәйрәм котлауларын кабул итте.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, «Чистай РҮХ» ДАССУның баш табибы Рәис Мостафин, педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Җәләлова бәхетле әниләрне бәйрәм белән котлады. Галина Задворнова фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен Чистай РҮХнең бала тудыру йорты коллективына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әниләргә котлау һәм теләкләр сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, РҮХнең баш табибы Рәис Роберт улы аларга медицина оешмасын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Чистай бала тудыру йорты коллективының хатын-кызларга һәм яңа туган балаларга медицина ярдәменең югары дәрәҗәсен тәэмин итү өчен бөтен көчләрен куячагына ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан акция кысаларында керемнәре яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яракларының бушлай комплектларын ала. Бала тудыру йорты да әниләргә бүләкләр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International