Татарстанда COVID-19га каршы вакцинация дәвам итә

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Сыйфат контроле бүлеге башлыгы, Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия Габдрәүф кызы Рандина һәм аның 71 яшьлек әнисе Дамира Зиннәт кызы Сөләйманова COVID-19га каршы прививка ясатты.

Лилия Габдрәүф кызы шәһәрнең медицина хезмәткәрләре арасында беренчеләрдән булып «Гам-Ковид-Вак» ("Спутник V") вакцинасының ике компонентын алды. Һәм бүген 9-нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсенә үз әнисен вакцинацияләүгә алып килде.

– Мин прививка - яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан саклауның иң ышанычлы, нәтиҗәле ысулы, дип саныйм. Госпитальдә эшләгәндә мин кешеләрнең бу авыруны авыр кичерүен күрдем. Ә күпме пациентларга без гомерне саклап калдык! Шул ук вакытта күпләрнең иммунитеты барлыкка килмәде яисә бик әз микъдарда антитәнчекләр барлыкка килде, - дип аңлатты белгеч. - Сүз уңаенда, минем дә антитәнчекләр барлыкка килмәде. Мин микробиология, вирусология һәм иммунология буенча киң белемнәре булган табиб буларак, вакцина иммунитеты, күчерелгән чирдән соң барлыкка килә торган антитәнчекләргә караганда, инфекциядән күпкә ышанычлырак саклый дип әйтә алам.

Лилия Габдрәүф кызы ике прививканы да җиңел кичерүе турында сөйләде. Бер айдан соң антитәнчекләргә анализ ясадым – алар җитәрлек күләмдә эшләнде. Барысын да үземдә сынадым һәм хәзер әнине вакциналаштыруга алып килдем. «Мин прививканы ясаганын сизмәдем дә!» - дип елмая Дамира Зиннәтовна.

Лилия Габдрәүф кызы барысына да өлкән яшьтәге әти-әниләрен сакларга киңәш итте,  аларның сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамый.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

3. бердәм 122 номер,

4. КФҮкә мөрәҗәгать иткәндә,

5. сырхауханәгә элемтә телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International