Татарстанның баш табиблары ВИЧ-инфекцияне һәм туберкулезны белүгә тест узды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Республиканың медицина учреждениеләренең баш табиблары Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән ВИЧ-йогышы һәм туберкулез буенча сорауларга тест узды. Тестка 12 сорау әзерләнгән иде.

Республиканың сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Чистайда медицина колледжлары базасында тест узды. Барлыгы 120гә якын медикның белемнәре бәяләнде.

«Бу мондый тикшерүнең беренче тәҗрибәсе. Дәвалау оешмаларының җитәкчеләре үз оешмаларында проблемалы зоналар турында хәбәрдар булырга һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга тиеш», – дип саный Республика СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы, табиб-эпидемиологы Алсу Тимерханова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International