Казанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ халыкара икътисадый саммитында COVID-19 шартларында медицина мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ Халыкара икътисадый саммиты бара. Чараның беренче көнендә COVID-19 шартларында медицинага багышланган сессия булды.

Пандемия дөнья күләмендә сәламәтлек саклауга йогынты ясады. Яңа коронавирус йогышы әлегә кадәр тулысынча өйрәнелмәгән, яңа штаммнар барлыкка килә, алар белән көрәш дөньякүләм медицина бергәлегенең тырышлыгын берләштерүне таләп итә. Бүгенге көндә дөньяда 180 млн. га якын кеше коронавирус белән йогышланган, Россиядә – 5 млн.нан артык кеше, бу чирне кичергән 130 меңнән артык кеше үлгән. Бу чирне кичергән кайбер кешеләр авыруның авыр нәтиҗәләре белән очраша. Мондый пациентлар комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗ.

«Россия-Ислам дөньясы» ХІІІ Халыкара икътисади саммиты мәйданында РФ мөселманнарының Диния Нәзарәте, РФ Мөфтиләр советы һәм РФ Диния нәзарәте каршындагы Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Комитет, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән, "COVID — 19" профилактикалау һәм аңа каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча халыкара медицина җәмәгатьчелеге вәкилләренең диалогын оештыру максатларында «COVID-19 шартларында медицина» сессиясе оештырылды.

Сессиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, халыкара медицина һәм фармакология оешмаларының җитәкчеләре, табиблар, экспертлар һәм Россия, Индонезия, Ливан, Бәһрәйн һәм Төркиядән галимнәр катнашты. Сессиянең модераторы булып Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы Айрат Зәки улы Фәррахов чыгыш ясады.

«COVID-19 шартларында медицина» сессиясе кысаларында катнашучылар COVID-19 белән пациентларны дәвалауда инновацион алымнарны куллану һәм аларны алга таба реабилитацияләүдә, сәламәтлек саклауда цифрлы технологияләрне куллану буенча һәм башка эшләнмәләрне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук вакцинопрофилактика һәм медицина технологияләре трансферы мәсьәләләре каралды.

«Спутник V» вакцинасының иминлеген һәм нәтиҗәлелеген бәйсез бәяләү», «COVID-19 һәм балалар», «COVID-19 соң когнитив һәм функциональ тайпылышлары булган пациентларны нейрореабилитацияләү тәҗрибәсе», «COVID-19. Төркиядә дәвалау тәҗрибәсе», «COVID-19 белән пациентларны реабилитацияләүнең инновация технологияләре» һ. б. дигән темаларга чыгышлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International